Апастово-информ
Иконка канала Апастово-информ

Апастово-информ

17 подписчиков

109просмотров

-Без быел көзге бодайга ике сорт – Скипетр белән Тайгета чәчтек. Язгы бодай - Ликамеро белән Корнетто. Арпаның Вакула сортын утыртык. Алар – кыска сортлар, саламнары азрак була. Безнең төп юнәлеш – башак зурлыгы, тулаем җыеп алу кирәк. Алар керткән ашламаны яхшы үзләштереп, көчне башакка бирәләр. Күбрәк нәтиҗәлелек максатыннан эшлибез. Безгә түбән үзкыйммәт белән мул уңыш җыеп алу мөһим. Сыйфатны беренче урынга куеп эшлибез”, - ди “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.

76просмотров

“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Алар ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен бик күп кирәк-яраклар әзерләнә: тактик носилкалар җыела, сумка-янчыклар, волокуша-носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар, теплоизоляцион одеялолар, дронга каршы ятьмәләр тегелә, маскировка челтәрләре үрелә, коры душ әзерләнә, госпитальдә дәваланучылар өчен махсус җылы оекбашлар бәйләнеп озатыла.

130просмотров

Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында журналистлар, блогерлар өчен матбугат конференциясе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы җәмәгать Советы җитәкчеләре, “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре һәм башкалар катнашты. “Мирас” пансионаты уңайлы җирдә урнашкан. Янәшәдә генә мәктәп, кунакханә, спорт объектлары, ял паркы урын алган.

90просмотров

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова яшь гаиләләрне котлады.

126просмотров

В деревне Деушево, около реки Свияга, прошел музыкально-туристический фестиваль бардовской песни🎤🎻🎸🎼

135просмотров

22 июньнән Әлмәндәр авылында “Авылда рәхәт. Әлмәндәрдә рәхәт” лагере эшли башлады. Әлеге лагерьда Әлмәндәрдә яшәүче һәм җәй көне авылга кунакка кайткан 28 бала ял итә. Алар өчен клуб мөдире Лилия Камалиева төрле кызыклы һәм файдалы ял чаралары оештыра. #Татмедиа

104просмотра

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Киңәшмәдә 4 мәсьәлә каралды. Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәвефен кисәтү, иминлек кагыйдәләрен чагылдыру, хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү хакында сүз булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитди таләпләр куйды.

82просмотра

23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда милли матурлык, зәвык һәм татар рухы бер сәхнәдә очрашты! Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Финалда 12 кыз катнашты. Зона этабында җиңү яулап Апас данын Карабай кызы - Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Новосёлова яклады һәм “Иң тырыш” номинациясендә җиңү яулады. Бәйгенең этаплары кысаларында катнашучылар белән башкалабыз Казан каласында 10 көн дәвамында киң колачлы әзерлек программасы алып барыла. Бу чорда кызлар милли мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр белән тирәнтен танышып, иҗади һәм шәхси үсеш юнәлешләрендә белемнәрен арттыра. Быелгы финал концерты татар кешесен туган җиренә бәйләп торучы җиде төп кыйммәткә нигезләнгән. Алар арасында туган тел, дин һәм имам, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, гаилә һәм туган ил бар. Концерт программасын бизәп, Татарстан Республикасы дәүләт бию ансамбле дә чыгыш ясады.

91просмотр

Караборнаш авылында яшәүче Әминә әби Насыйхова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗәт Сабиров иң изге теләкләрен юлладылар.

110просмотров

Изге күңелле эшмәкәр Лилия Зәйнуллина һәм аның гаиләсе райондашларны кабат мул сыйлы өстәлләр артына җыйды. Корбан ашына дин әһелләре, мөмкинлеге чикле райондашлар, балалар һәм аларның әниләре, махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен көрәшүче, батырларча һәлак булган егетләрнең якыннары, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Ашка корбан чалынып, мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Корбан ашына килгән райондашларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, Лилия Зәйнуллинага олы хөрмәтен белдерде.

151просмотр

Сагынганда ак болытка кара, Ак болытлар булып мин агам. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә, Күз яшьләре булып мин тамам... Сагынганда ак буранга кара, Ак бураннар булып мин явам. Ак бураннар адаштыра, димә, Адаштырган сине мин һаман... Сагынганда ак диңгезгә кара, Ак диңгезләр булып мин агам. Ярларына дулкын кага, димә, Йөрәгеңә килеп мин кагам... Ә. Атнабаев