Шәһри Казан / Шахри Казан
Иконка канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

52 подписчика

250просмотров

Шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев күңеленә якын булган әдәби жанры турында бүлеште. Марсель Галиев белән тулырак әңгәмәне тиздән безнең газета битләрендә укый алачаксыз🙏🏻

143просмотра

Тантана, гадәттәгечә, республика мәктәпләрендә беренче мәртәбә эшкә керешәчәк педагогик югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучы яшь укытучыларны, шулай ук аларның остазларын берләштерде. Һөнәргә багышлау – символик вакыйга гына түгел, яшь педагогларны озата бару системасының мөһим элементы да. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яшь укытучыларга хәер-фатихасын бирде, гаять мөһим, җаваплы эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Һөнәргә яңа гына аяк атлаган белгечләр исә, үз чиратында, эшләрен намуслы башкарырга ант бирде. Гүзәл Камалова хәбәре

293просмотра

Мөфтиятнең "Зәкят" хәйрия фонды 30 сентябрьгә 500 мохтаҗ гаиләгә, социаль оешмаларга һәм мәдрәсәләргә 20 тоннадан артык гошер таратты. Гошер Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск, Минзәлә, Биектау һәм Кайбыч районнарыннан килде. Дилбәр Гарифуллина хәбәре

187просмотров

🥳📰 «ТАТМЕДИА» – республикабызның төрле почмакларында эшләүче меңләгән журналистны берләштергән зур иҗади гаилә. Аның тавышы Татарстанда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә яңгырый. ✨ Журналист – ул мәгълүмат җиткерүче генә түгел, ә җәмгыять белән заман арасында күпер салучы, халык ышанычын яулаучы, сүз көче белән тарих язучы шәхес тә. ❤️ «Шәһри Казан» журналистлары да – шушы зур гаиләнең бер өлеше. Без бергә, без бердәм һәм без сезнең өчен эшлибез! 🎂 #Татмедиа #ШәһриКазан #журналистТМ

139просмотров

Газетаның баш мөхәррире итеп журналист һәм җитәкче Илсөя Мансур кызы Садыйкова билгеләнде💐 Бүген аны редакция коллективына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков

86просмотров

Сайлау участогына барып, үз тавышыңны бирү — һәр гражданин өчен мөһим һәм җаваплы адым. Ә яшьләр өчен ул аеруча истәлекле: беренче тапкыр сайлауда катнашу — олы тормышка аяк басуның бер билгесе. Яшел Үзән медицина көллияте студенты Гүзәл Җамалиева да быел беренче тапкыр сайлауда катнашып, үзенең гражданлык бурычын үтәде. Үзенең шәхси җаваплылыгын тоеп сайлау участогына килгән яшьләрнең берсе. Гүзәл өчен бу көннең тагын бер үзенчәлеге бар. Ул махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Илшат Җамалиевның кызы. Әтисенең якты истәлеген йөрәгендә саклап, Гүзәл бүген үзенең тормышында мөһим булган тагын бер адым ясады. Яшь кызны беренче тапкыр тавыш бирүе белән котлыйбыз! Аңа укуында уңышлар, ныклы сәламәтлек, якты киләчәк һәм барлык хыялларының тормышка ашуын телибез.