🎪Манежда күпме тамашачы алдындагы буыннар бәйләнеше, цирк сәнгатенең дәвам итүе дулкынландыргыч мизгел булып тарихка язылды: мәктәпкә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Илдар Игумнов вазифасын дәвамчысына – 20 елдан артык әлеге циркта эшләүче кызы Светлана Шәраповага тапшырды.
Цирк мәктәбендә моңарчы түгәрәк рәвешендә эш алып барылса, хәзер профессиональ алды белеме бирелә, сигез ел укырга кирәк. Балалар 6 яшьтән кабул ителә. 160 укучы белем ала.
📃Цирк мәктәбендә шөгыльләнү бушлай, күп әти-әнине шунысы кызыктыра, әлбәттә. Балалар циркның бөтен жанрын үзләштерәләр.
