Хезмәт Балтаси
Иконка канала Хезмәт Балтаси

Хезмәт Балтаси

98 подписчиков

14просмотров

Яңгул авылында яшәүче 78 яшьлек Фәүзия апа Кадыйрова теплицасында кило ярымлы помидорлар үстергән! Нинди генә сортлы помидорлар юк анда! Ул аларның үсентеләрен дә сатып алмый, үзе үстерә. «Эреләрен, матурларын гына сайлап үстерәм», — ди. Теплицасына керсәң, андагы тәртипкә шаклар катасың! Ялгышып кына качып калган бер чүп үләне күрмәссең. Эче генә түгел, тышы да көлеп тора, шау чәчәкләр эчендә утыра теплицасы. Капкадан керүгә, аллы-гөлле чәчәкләрне күреп, күзләр камаша. Чәчәк арасындагы кишер, суган түтәлләрендә дә бер чүп күрмәссең! Матурлык яратучы, аны үз куллары белән тудыручы Фәүзия апага «СөбехәнАллаһ» дип карыйк та, сау-сәламәт булып, озын гомер кичерүен телик.

17просмотров

Районыбызга кунакка кайткан балалар өчен "Ура! Авылга!" лагеры оештырылды. Лагерь Балтач бистәсендә, Карадуган һәм Норма авылларында эшләде.