"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"
Иконка канала "Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

11 подписчиков

11
просмотров
✨ Түбән Аты мәктәбендә 30 елдан артык татар һәм рус телләре укытучысы булып хезмәт куючы Данис Хәмидуллин "ТАТМЕДИА" тарафыннан оештырылган бүләк уйнатуда тонометр отты. Ул гаиләсе белән басма матбугат чараларын һәрдаим алдыра һәм эшендә куллана. 🗞 2025 елның икенче яртыеллыгында алар өч газета һәм өч журналга язылган. Язылучылар арасында уздырылган бәйгеләрдә һәрчак катнашалар. Быел беренче тапкыр бүләк оту бәхете насыйп булган. Котлыйбыз 👏 #татмедиа #арчахәбәрләре #арча #арск
5
просмотров
Дөньяның караңгылыгыннан зарланганчы, бер шырпы булса да кабыз Әлеге видео астына нәкъ шушы канатлы сүзләр туры киләдер кебек💯 Һәр яңа туган көн - изгелек эшләр өчен яңа мөмкинлек ул. Әлфия Әхмәтхановага ярдәм тарихы да гади. Ләкин шул ярдәм өлкән кешене бәхетле итте һәм аның күңелендә ул мәңге сакланачак 🤲
10
просмотров
Ранис Мифтахов "Студентлар стартабы"нда җиңү яулап, 1 миллион отучы райондашыбыз Казан дәүләт аграр университетында белем ала. Практика вакытларында авыл хуҗалыгы белгечләрен борчыган мәсьәләр белән таныша, аларны тирәнтен өйрәнә. Күзәтүләр буенча, иң киң таралган сорауларның берсе яшелчә черү була. Әлеге мәсьәләне уңай якка үзгәртер өчен Ранис махсус аппарат уйлап чыгара. Аның буенча проект яза һәм бәяләүчеләр тарафыннан бик яхшы дип танылып, җиңүгә лаек була. Яшь белгеч сүзләренчә, әлеге аппарат яшелчәләрнең сакланышын көйләячәк. Эшләп бетереп, практикада гына сынап карыйсы калды,- ди Ранис #арчарайоны #авылхуҗалыгы #татмедиа
8
просмотров
Районыбызның территория сайлау комиссиясе булып 14 ел хезмәт куючы Булат Кадыйров сайлаулар алдыннан җирлек сайлау участокларының әзерлеге белән кызыксынып тора. Кәче авыл җирлегенә аның белән без дә бардык. Яңа мәдәният йортында урнашкан уңайлы 953нче сайлау участогы белән таныштык #выборы2025 #АрскийМуниципальныйРайон #татмедиа
3
просмотра
Дамира Лотфуллина белән эш вакытында, социаль ярдәмгә мохтаҗ ветеран Роза апа өендә очраштык - Казанбаш авылында бер бабай, алты әбигә, өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтәм. Иң олысына 84 яшь. Берсенең ике улы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мин аңа атнага ике тапкыр киләм, идәннәрен юам, су алып кайтам, кибеткә барам һ.б. Социаль хезмәткәр булып алты ел эшлим, - дип уртаклашты ул #татмедиа #арчарайоны
3
просмотра
📖 Тукай иҗатын өйрәнеп, башкаларга да аны җиткереп калдыручы райондашыбыз Фәрхат Зыятовның улы Фәнис Зыятов бүген Төркиядә яши. 🗣 Күптән түгел аның белән күрешеп, тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында сөйләштек. Туган иленнән читтә яшәсә дә, татар телен, аның гореф-гадәтләрен үстерү өстендә актив эшли якташыбыз. #татартеле #татмедиа #иҗат
4
просмотра
🪁 Арчада “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Курше Фест” грант ярдәме белән оештырылган “Оста куллар” балалар техник фестивале өч тапкыр узды. 🛝 Шәһәребезнең Шәрыкъ бистәсендә, Көнбатыш өлешендә һәм Зәйнуллин-Борханов урамы киселешендә яшәүче күршеләр өчен истәлекле бәйрәм оештырылды. 🗣 Әлеге матур бәйрәмнәрне оештыручы, “Күрше Фест” бәйгесендә грант откан Арча Укучылар сарае директор урынбасары Айгөл Галәветдинова Арчабызда мондый чараларның күбрәк узуын теләде. #татарстандаҗәй #арчадаҗәй #нашдвор #летовтатарстане #татмедиа #арча
4
просмотра
"Атларның портреты" номинациясе җиңүчеләре: 1 урын - Камилла Галимова (Лесхоз мәктәбе); 2 урын - Рамина Васильева (Арчаның 5 гимназиясе); 3 урын - Камилә Файзрахманова (Иске Ашыт мәктәбе), Фидалия Файзрахманова (Арчаның 6 мәктәбе). "Әкияти ат" номинациясе җиңүчеләре: 1 урын - Аделина Галиева (Иске Чүриле мәктәбе); 2 урын - Эльвина Гимадиева (Курсави исемендәге лицей); 3 урын - Никита Маркелов (Арчаның 1 мәктәбе). "Атлар һәм спорт" номинациясе җиңүчеләре: 1 урын - Диана Хәбирова (Арчаның 5 гимназиясе); 2 урын - Мәликә Гафурова (Хәсәншәех мәктәбе); 3 урын - Латифа Рамазанова (Арчаның 2 мәктәбе), Айзат Фәйзрахманов (Апаз мәктәбе).
4
просмотра
🤝«Ат көне»ндә Татарстанда атчылык тармагын һәм ат спортын нәтиҗәле үстерүгә зур өлеш кертүче райондашларыбызны да бүләкләделәр. Алар: Марат Кәримов, Нәсимә Хатибуллина, Айрат Ибатуллин, Шайдулла Салахов, Илшат Шакирҗанов, Исмәгыйл Яхин, Рамил Рахматуллин, Рамил Җәләлетдинов, Хәлил Хасанов, Фердинант Җиһангиров, Рәис Шәкүров, Икрам Рамазанов, Айрат Сафин.
6
просмотров
🛹"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Арча районына «УРАМ» экстрим-паркы командасы килде. Биредәге иң өлкән катнашучы Равил Мөслимов 25 яшендә беренче тапкыр скейтка баса, күпмедер вакытка бу шөгылен ташлап торса да, Казанда «УРАМ» экстрим-паркы ачылганнан сон, кабаттан яшьлек мавыгуларын исенә төшерә #татмедиа #летовтатарстане
3
просмотра
✨ В Арском районе стало доброй традицией ежегодно по окончании учебного года приглашать на районную сцену победителей и призеров различных предметных олимпиад. 🎓 В этом году впервые был определен лучший выпускник района👆 #татмедиа #лучшийвыпускник #арск #выпуск2025