МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС
Иконка канала МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

3 подписчика

241просмотр

Мифтахетдин Сәрвәретдин, Газиз Гобәйдуллин, Габделбари Баттал, Мөхетдин Корбангалиев кебек мәшһүрләребезнең үзләре исән вакытта басылган китаплары булып чыкты анда! Әлеге шәхесләр турында «Безнең мирас» журналы һәм сайтыннан укый алачаксыз.

188просмотров

«Алтын мөнбәр» фестивалендә күрсәтелгән «Моң» — режиссеры Софья Чигирова (ул Чаллы шәһәрендә туган) фильмы. Сюжет буенча яшь кыз Алина Санкт-Петербургта диджей булып эшли һәм чит илдә карьера төзү мөмкинлеге ала. Әмма әбисе Нуриянең альцгеймер авыруы турындагы хәбәр аның планнарын үзгәртә. Татарстанга кайтып, ул аның соңгы теләген үтәргә тырыша — туган авылында күмелгән хәзинәне табарга кирәк, ләкин проблема шунда ки: бу авыл күптән су астында калган. Төп рольне Дина Гобәйдуллина («Слово пацана. Кровь на асфальте») башкарды, героиня әнисе образын Ольга Сутулова («Содержанки», «Последний министр») гәүдәләндерде. Моннан тыш, картинада Казан артистлары да төште: Казан Яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Вәлишина, шулай ук Гүзәл Сибгатуллина һәм Зөләйха Хәкимҗанова. Фильмны төшерү 2025 елның җәендә тәмамланды. Ул Татарстан Республикасының Лаеш районында — Атабай авылында, шулай ук Макаровка һәм Саралы авылларында, Биектауның Алан Бәксәр авылында төшерелде. «Моң» фильмының премьерасы июль аенда Түбән Новгородта узган «Горький фест» яңа Россия киносы фестивалендә булды. Ленар Гобәйдуллин видеосы

122просмотра

Оренбург губернасы татарларының мәдәни-мәгърифәти үсешендә сизелерлек эз калдырган гүзәл затларыбызның берсе – тарихыбызда мәшһүр эшмәкәр һәм хәйрияче буларак урын алган Шакир Рәмиевнең хатыны Гәүһәр Рәмиева. Аның турында сайтыбыздан укый аласыз.

133просмотра

Юбилей уңаеннан цирк аренасында зур тамаша куелды. Спектакльдә мәктәпнең 6 яшьтән 18 яшькәчә булган 150дән артык дуслары һәм укучылары, шулай ук танылган клоуннар триосы катнашты. 30 ел буе мәктәпне нигезләгән һәм җитәкләгән Ильдар Игумнов үз вазыйфасыннан китте. Яңа җитәкче итеп аның кызы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Шарапова билгеләнде. Эльза Газизова видеосы

99просмотров

Ә соң ничек булыр Теге - сезнең «Ирләр көчли» дигән сүзегез? Көлеп әйтмим Болай киенеп, Сез көчлисез безне үзегез! Һади Такташ образы ничек сезгә? Ленар Гобәйдуллин видеосы

551просмотр

Шуларның берсе – Гөлсинә Садретдин кызы Сафиуллина. Бабачы Галимулла нигезенә килен булып төшә ул. Шул көннән башлап аның бөтен гомере бабачылык белән турыдан-туры бәйләнгән. Ленар Гобәйдуллин видеосы

143просмотра

Әлеге бәйрәмдә күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр катнашты. Видеода Хәлил хәзрәт үзенең умартачы бабасы һәм умартачы һөнәре хакында сөйли. Ләбиб Лерон видеосы