"Безнең тамырлар Бизнәдә" Рөстәм Бакиров
Безнең тамырлар – Бизнәдә!– Бик тә, бик тә тирәндә... Үтәш биләр, Мәрҗаниләр Яши кебек тирәмдә. Алар рухы яши бездә – Шуңа көләч йөзебез, Киңдер безнең күңелебез, Хактыр әйтер сүзебез! Әткәй-Әнкәйләрдән күчкән Түземлек һәм Сабырлык, Тырышлык һәм Максатчанлык... – Баксаң, хәйран калырлык! Горур да без, үзсүзле дә, Вәгъдә биргәч, үтибез! Сөйгәннәрне кадерлибез, Яннарыннан китмибез! Гаилә җылысын саклыйбыз – Сүндермибез Учакны! Каршылыйбыз җан дусларны – Ихлас җәеп кочакны! Җыр тыңларга яратабыз, Җырларга да! – хисле без... Дәвалыйбыз кешеләрне, Тылсымчыдай көчле без! ...Безнең тамырлар – Бизнәдә! Изге җирдә – тирәндә... Үтәш биләр, Мәрҗаниләр Көч-дәрт бирә тирәмдә!
Название:
"Безнең тамырлар Бизнәдә" Рөстәм Бакиров
Категория:
Разное