Балам бар/У меня есть ребенок: Баланың үсеше, хисләре турында психолог Люция Ибәтуллина белән әңгәмә

12+
12+

24 просмотра

4 дня назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

24 просмотра

4 дня назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

24 просмотра

4 дня назад

«Балам бар» проектының икенче чыгарылышында баланың үсеше һәм хисләре турында сөйләшәбез. Психология фәннәре кандидаты, психолог, нейропсихолог, доцент Люция Әлфәт кызы Ибәтуллина белән бергә һәр гаиләне борчыган сорауларга җавап эзлибез. Баланың беренче сүзләрен кайчан көтәргә һәм ничә яшькә кадәр сөйләшмәү ул – норма? Ике телле мохит сөйләм үсешенә нинди йогынты ясый? Катлаулы мәсьәләләр турында фикер алышабыз: балага балалар бакчасына һәм мәктәпкә ничек ияләшергә, әгәр бала анда барырга теләмәсә, нишләргә һәм гадәти кризисны борчулы сигналдан ничек аерырга? Чүлмәккә ничек ияләштерергә, агрессиягә ничек җавап бирергә һәм баланы үз хисләрен аңларга һәм кабул итәргә ничек өйрәтергә икәнен ачыклыйбыз. Шулай ук балалар белән үлем яки аерылышу кебек катлаулы темаларга сөйләшү, бертуганнар арасындагы көнчелектән котылу, баланың үзбәясен формалаштыру һәм катгый тыюларсыз гаджетлар куллану кагыйдәләрен булдыру кебек сорауларга җавап эзлибез. Әңгәмәне «Салават күпере» журналының баш мөхәррире, балалар язучысы Зилә Яз алып бара. Үз балагызга якынрак булу һәм аны яхшырак аңлау өчен, «Балам бар»ның яңа чыгарылышын карагыз! Во втором выпуске проекта «Балам бар» («У меня есть ребёнок») мы говорим о развитии и чувствах ребёнка. Вместе с кандидатом психологических наук, психологом, нейропсихологом, доцентом Люцией Альфатовной Ибатуллиной ищем ответы на волнующие каждую семью вопросы. Когда ждать первых слов ребёнка? Как двуязычная среда влияет на развитие речи? Обсуждаем сложные моменты: как приучить ребёнка к детскому саду и школе, что делать, если ребёнок не хочет туда ходить, и как отличить обычный кризис от тревожного сигнала. Мы выясняем, как приучить ребёнка к горшку, как реагировать на агрессию и как научить его понимать и принимать свои собственные эмоции. Мы также ищем ответы на такие вопросы, как: Как говорить с детьми на сложные темы, такие как смерть или развод? Как избежать ревности между братьями и сёстрами? Как сформировать самооценку ребёнка? Как создать правила использования гаджетов без строгих запретов? Ведёт беседу главный редактор журнала «Салават купере», детская писательница Зиля Яз. Посмотрите новый выпуск проекта «Балам бар», чтобы стать ближе к своему ребёнку и лучше понять его! 00:00:00 – Исәнләшү. Кунак белән таныштыру. 00:01:25 – Бала ничә яшьтә беренче сүзләрен әйтергә тиеш? Ничә яшькә кадәр сөйләшмәү норма булып санала? 00:05:44 – Татарстанда ике телле гаиләләр күбәйде. Әти һәм әни бала белән төрле телләрдә сөйләшсә, бу тел ачылышына нинди йогынты ясый? 00:10:45 – Баланың балалар бакчасына яки мәктәпкә барасы килмәгән очракта нишләргә? Бу кризисмы? Әллә әти-әниләр ниндидер хата ясыймы? 00:17:40 – Баланың балалар бакчасына яки мәктәпкә йөрүдә авырлыклары булмасын өчен, дөрес адаптация чоры турында. 00:26:17 – Ничек баланы чүлмәккә, ягъни горшокка ияләштерергә? 00:29:52 – Бала агрессив: кыйный, тешли, уенчыкларны ташлый икән, бу үсеш этабымы яисә белгеч ярдәме кирәкме? 00:38:42 – Баланы ничек үз хисләрен кабул итәргә, аңларга өйрәтергә? 00:46:50 – Кайвакыт балалар чикләрне сыныйлар кебек: күзгә карап киресен эшлиләр. Бу провацияме, әллә протестмы? 00:53:20 – Үлем, аерылу, күченү кебек авыр темаларга бала белән ничә яшьтән сөйләшә башларга ярый? 00:57:10 – Көнләшү – аеруча бертуганнар арасында, яңа бала туган очракта еш очрый торган проблема. Ничек аны булдырмаска? Булган очракта, ничек хәл итәргә? 01:03:48 – Ничек итеп баланың үзбәясен (самооценка) булдырырга? Мактау кирәкме? 01:07:50 – Балага түгәрәкләр сайлау, юнәлешен билгеләү турында. 01:13:56 – Гаджетланырны куллану кагыйдәләре. Ничек итеп катгый тыймыйча, бала белән килешү төзергә? 01:16:34 – Саубуллашу.

Название:

Балам бар/У меня есть ребенок: Баланың үсеше, хисләре турында психолог Люция Ибәтуллина белән әңгәмә

Категория:

Психология