Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләү эшләре кызу темплар белән бара
🌿☘️Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләү эшләре кызу темплар белән бара. Әмма һава торышының көйсезләнүе, әледән-әле яңгыр явып торуы эшкә үз төзәтмәләрен кертә. “Восток” җәмгыяте бригадиры Расим Нуриев әйтүенчә, бер эштән икенчесенә бүленергә туры килә, шуның аркасында эш барышы тоткарлана һәм вакыт күбрәк сарыф ителә. - Һава торышы уңай торганда, басудан кайтып кергән юк. Күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж әзерләп куйдык, хәзер инде икенче катның 200 гектарын чабарга өлгердек. Ләкин аннан вакытлыча катнаш азык басуларына күчтек. Яңгырлар нәтиҗәсендә берьеллык үләннәр егылды, шуңа күрә аларны кичекмәстән урдырып алу кирәк. Комбайннарга да мондый шартларда эшләү җиңел түгел - техника авырдан хәрәкәт итә. Бу эшне тәмамлагач, яңадан печән хәзерләүгә кайтачакбыз, – диде ул.