Shorts
- "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында, чираттагы чара район мәдәният йортында узды. Балалар белән очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты. #татмедиа #тюлячи
- Теләче районында «Курше» республика проекты кысаларында беренче фатирник узды. Чарага килгән кунаклар, матур җырлар тыңлап, тәм-томнар белән сыйланып, чәй эчеп, өстәл уеннары уйнап, бер-берсе белән аралашып күңел ачты.
- Сәламәтлек өчен файдалы булган волейбол уены спорт белән дус булган күп кенә кешеләр өчен мавыктыргыч шөгыльгә әверелде. Бу команда уены кешедә бердәмлек һәм ярдәмләшү кебек сыйфатлар да тәрбияли. 19 август көнне, волейбол мәйданчыгында, "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, яшьләр арасында волейбол турниры узды. Мәйданчыкта һәр команда лаеклы уен күнекмәләре, үҗәтлек, җиңүгә омтылыш күрсәтте.
- Хөрмәтле райондашлар, иң зур кабак үстерүчеләр кайсы җирлектә яши дип уйлыйсыз? 40 килограммнан да югарырак кабак үстерүчеләр Шәтке авылында яшиләр икән. Биредә, ел саен, иң зур кабак үстерүчеләрне ачыклыйлар. Җәйнең матур бер кичен шушы бәйгегә багышлау матур гадәткә әйләнгән. #татмедиа #тюлячи
- Шәтке авыл җирлегендә, "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, бәйрәм чарасы узды. Авыл халкы үзе үстергән яшелчә,бал һәм башка продукция белән сату итте. Үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барган чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, аның урынбасары Илдар Мараков һәм башка җитәкчеләр катнашты. Эльмира Котдусова. #татмедиа #тюлячи
- Соңгы елларда район хуҗалыкларында техник культураларның мәйданы арта. Агымдагы елда рапс 508 гектар, көнбагыш 1726 гектар мәйданда игелде. Киләсе елда рапс мәйданы 4000 гектарга, көнбагыш 1100 гектарга җиткерергә планлаштырыла. Чөнки бу культуралардан югары табыш алып була, барлык технологик таләпләрне үтәгәндә уңышы да начар түгел. Хәзерге вакытта көзге рапс чәчү бара - бу эш инде 2711 гектарда башкарылды. Видеода рапс һәм көнбагыш басуларының бүгенге торышы.
- "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, авыл җирлекләрендә очрашулар башланып китте. Аның беренчесе, бүген, Айдар авыл җирлегендә узды. Халык белән очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, аның урынбасары Илдар Мараков, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
- "Түгәрәк уен" фольклор бәйрәмендә, гадәттәгечә, "Теләче" район газетасына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды. Төп бүләк бозауны Әбде авылыннан Нияз Рахматуллин гаиләсе ( иганәчесе - Максабаш авылыннан Адель Дәүләтшин), "Шифалы су" - "Ижминводы" шифаханәсенә ике кешелек юлламаны ( иганәчесе - шифаханә җитәкчесе Сәлим Хабибуллин) Теләче авылыннан Раиф Галиәхмәтов гаиләсе отты. Барлык бүләк отучыларны котлыйбыз, төп бүләкләребезнең хуҗаларына һәм калган бүләкләребезнең иганәчеләренә - "Алан" ширкәтенә, Үзәк бистәсеннән Ильяс Ибраһимовка, эшмәкәр Сәлим Галләмовка, Айдар авылыннан Фәнис Фәләхов гаиләсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
- "Түгәрәк уен +Блогерлар Сабан туе"ның рәсми өлеше бәйрәм кунаклары чыгышы, фольклор коллективларның һәм блогерларның мәйдан әйләнүе, бүләкләүләр белән башланды. #татмедиа#теләче#түгәрәкуен#блогерларсабантуе
- Баландыш авылында бишенче тапкыр узган "Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе" бәйрәме кунакларын фольклор коллективлар, күргәзмәләр, остаханәләр һәм сәүдә үзәкләре каршы алды. #татмедиа#теләче#түгәрәкуен#блогерларсабантуе
- Кичә Татарстанның популяр блогерларын бер мәйданга җыйган "Түгәрәк уен" фольклор бәйрәме Баландыш авылында башланып китте. Биредә авыл үзешчәннәре килгән кунакларны җыр -моң, ипи - чәкчәк белән каршы алды. Бәйрәм кунаклары авыл белән танышты, бирнә җыйды. #татмедиа#теләче#түгәрәкуен#блогерларсабантуе
- Бүген илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә. Теләченең Хәрби Дан аллеясында, бу уңайдан, чара узды. Әлеге дата белән тормышлары бәйле булган райондашларыбызны, ветераннарны район башлыгы Айрат Фатхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов тәбрикләп, аяз күк йөзе, тынычлык, өлешчә мобилизацияда булган якташларыбызның исән-сау тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләде. Бәйрәм чарасын райондашларыбыз Айдар Якупов, Елена Нуртдинова җырлары белән бизәде. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
- #тюлячиинформ
- Аны гомер бәйрәме белән якыннары, район җитәкчеләре тәбрикләде. Гомер буе балаларга белем, тәрбия биргән мөгаллимгә укучылары да изге теләкләрен җиткерде. Тормыш иптәше Илсөяр апа белән дүрт бала тәрбияләп үстергән алар. Бүгенге көндә 7 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Авылда яңа мәктәп төзеткән, заман белән бергә атлаган, балаларына белем, тәрбия биргән, кешелекле, гади җитәкче хакында район газетасы битләреннән тулырак таныша аласыз.
