МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС
Иконка канала МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

3 подписчика

163просмотра

1908 ел. Багъбостан ханымның мәктәбендә Оренбург төбәгенең иң караңгы авылларыннан башлап, Себер,Төркестан, Кырым, хәтта Кавказдан да килгән кызлар укый. 7 ел дәвамында алар дин гыйлеме, татар һәм гарәп әдәбияты, рус теле, математика, медицина гыйлемен өйрәнә, кул эшләре – технология дәресенә зур игътибар бирелә. Мәктәп матур гына эшләп торган көннәрдә Багъбостанның ире Гобәйдулла әфәнде Рәдүди вафат була. Милләт дошманнары аңа яла ягып, мәктәбен ябарга тырыша. Багъбостан бирешми! Уфага барып, имтихан бирә һәм мөфти кулыннан шәһадәтнамә ала да җәйге каникулда Төркиягә чыгып китә! Андагы китапханә, музейлар, гаскәри һәм дини мәктәпләр белән таныша, төрек әдипләре белән аралаша, Истанбул университетындагы иң мәшһүр галимнәрдән белем ала. Багъбостан ханым хәтта Төркия депутатлары җыенында татар ханымнары исеменнән чыгыш ясый. Төркия солтаны Мәхмәд хан укымышлы татар кызы килгәнен ишетеп Багъбостанга сәламнәрен ирештерә. Багъбостан ханым авыллардагы кызлар мәктәпләренә укытучылар әзерләү өчен Кабан авылында мөгаллимәләр курсы да ача. Кызларның остазлары татар иң мәшһүр мәгърифәтчеләре – Фатих Кәрими, Сөнгатулла Бикбулат һәм Җамал Вәлиди була. Багъбостан ханым турында монда укый аласыз https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/bagiebostan-xanym-maktabe

208просмотров

Журналист Рәшит Минһаҗның Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәсен «Мәдәни җомга» газетасының 25 сентябрь саныннан укый аласыз. Аның белән очрашып, беркадәр гомер йомгагын сүтүен, дин вә мәгыйшәтне ничегрәк килештереп яшәвен сораштык. Шулай ук казыебыздан дини-милли тормышыбыздагы чатаклыклардан арыну өчен нишләргә, дини структураларыбызның киләчәген ничек күрүе турында белештек. Эльза Газизова видеосы

180просмотров

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан һәм татарлар тарихын үз эченә алган әлеге хезмәттә материаллар календарь принцибы белән сайлап алынган. Анда һәр бит сугыш гарасатындагы вакыйгаларны конкрет датага бәйләп яктырта. Календарьда яу кырындагы батырлыклар, фаҗигале югалтулар, бүләкләр, тылдагы фидакарь хезмәт, фронт газеталарыннан сурәтләр, вакыйга шаһитләренең истәлекләре урын алган. Китапның электрон нөсхәсе белән монда танышырга мөмкин http://админ.татаровед.рф/uploads/libraries/original/34b27fa6423603dc806a49cd6ac195b9a701ba25.pdf?1788342358

120просмотров

Бүген «Татмедиа»ның брифинглар залында С.Гобәйдуллинаның 95 еллыгына багышланган «Synesthesia Lab» Халыкара заманча музыка фестивале турында матбугат конференциясе булып узды. Эльза Газизова видеосы

195просмотров

Ни өчен алар шакмак булган? Һәм ни өчен Чыңгыз ханга бу эшне татар кешесе өйрәткән? Борынгы бабаларыбызның карарлары «ярлык»ка язылган. Аның куәте — мөһердә. Иң киң таралган мөһер — зур шакмак. Мәсәлән, Туктамыш ханның бер ярлыгында ул 12 сантиметр зурлыкта! Бу форма чыңгызыйларга Кытайдан килгән. Ә Кытайларны аны борынгы татар-төрки бабайларыбыздан үзләштергән. Кытай елъязмасында гаҗәеп хикәя сакланган. Чыңгыз хан Найман дәүләтен тар-мар иткәч, аннан качкан бер оста әсирлеккә төшә. Бик акыллы һәм зирәк, әңгәмәләрдә һәм фикер йөртүдә оста татар кешесенең кулында мөһер була. Ул ханга: «Салымнар җыйганда, кешеләргә төрле вазифалар йөкләгәндә мөһерләр рәсми таныклык итеп кулланыла», – дип аңлата. Шуннан соң Чыңгыз хан барлык әмерләренә дә нәкъ татар кешесе өйрәткәнчә мөһер сугарга куша. Мөһерләр алтынсу, күк, ал һәм кара төсләрдә булган. Иң югары дәрәҗәдәге ярлыкка «алтынсу» һәм «күк тамга» сугылган. Ә ханның якыннарына кагылышлыларына — «кара тамга». Текст гарәп графикасының куфи язуы белән языла торган булган. Ханнар гына шакмак суккан. Ә менә ханбикәләрнең һәм солтаннарның мөһере башкача — миндаль формалы булган. Алтын Урдадагы мөһерләрне мөхтәрәм остазыбыз Миркасыйм Госманов башлап өйрәнгән иде. Аның китабында 25 мөһернең тасвирламасы бар.   Алтын Урда мөһерләре турында монда укый аласыз https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/tatar-ilbaslarynyn-moherlare

126просмотров

👩🏽🪡 Татар дизайнеры Лилия Гәрәева 130 еллык тарихы булган намазлыкны әбисенең истәлеге итеп саклый. Ә сезнең әбиләрегездән нинди истәлекле әйберләр саклана? Эльза Газизова видеосы

243просмотра

Татарның иң бай кешеләренең берсе Нигъмәтулла хаҗи Карымшаков үзенең бөтен акчасын милләт балалары өчен бирә! 19 гасыр. Төмән өлкәсенең Ямбай авылы. Бай салган мәдрәсәдә берьюлы 300 ир бала белем ала. Моннан кала шәкертләрне үз акасына ашата, киендерә, аларга бүләкләр алып бирә, хәтта үзе дә аларга Коръән гыйлемен укыта.  Иң сәләтле укучыларны үз байлыгы хисабына  Мәккә, Мәдинә, Бохара, Мисыр, Истамбул һәм Кышкар мәдрәсәләренә җибәрә. Нигъмәтулла хаҗи үз акчасына авылда кызлар мәктәбе, ике катлы таш мәчет, ашханә, мөгаллимнәр йорты һәм бик зур китапханә төзи. Ул хәтта 3 томлы кулъязма китапны 700 сумга сатып алырга да акчасын кызганмый. Чагыштыру өчен: әлеге суммага 19 гасыр ахырында 30 сыер сытып алырга мөмккин булыр иде. Көннәрдән бер көнне Ямбайда янгын чыгып, ярты авыл көлгә әйләнә. Нигъмәтулла хаҗ сәфәрен бүлеп авылдашлары янына йөгереп кайта һәм аларга үзенең хәләл акчасына 200 гә якын өр-яңа йорт салып бирә. Шушы кадәр акча сарыф итүе Нигъмәтулла хаҗиның эшенә һич кенә зыян китерми, ә аның малы көннән-көн артып, үзе баеп бара. Татарның әлеге игелекле улы турындагы язманы монда укый аласыз.